«Яшь чәчтарашлар. Серләр»

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Чәчтараш мастер Гөлчәчәк Хәбибуллина «Хезмәт терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында «Чәчтараш эше» курсы буенча күп балалы әни һәм аның гүзәл кызлары өчен «Яшь чәчтарашлар. Серләр» дип исемләнгән мастер-класс уздырды. Анда кызларның алгы чәчләрен кисү, чәчләрне турайту күнекмәләрен бирде. Чәчләрне карау, киптерү һәм чәчләрне бөдрәләтү буенча приборларны куллану серләре белән уртаклашты. Очрашу вакытында чәчтараш кызларның алгы чәчләрен тигезләде һәм әниләренең чәч озынлыгын да тигезләп бирде. Бүгенге очрашу истәлеге итеп, Гөлчәчәк кызларга чәч турайткыч-бөдрәләткеч бүләк итте. Мастер-класс гаиләгә файдалы күнекмәләр алырга ярдәм итте һәм күңелле эмоцияләр тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International