"Чын" хатын-кыз булу өчен узенчэлекле белемгэ яки күнекмәләргә ия булырга кирәк түгел. Һәр хатын-кыз үз табигате буенча чын хатын-кыз. 2021 елның 4 февралендә Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Лейсән Сәитгәрәева, «Благодарение» фонды һәм АНОСЛОВ «Мин булдырам» белән берлектә "Татнефть " хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган "Социаль ярдәм" проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалары булган ата-аналарга бу һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләде.