«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…»

2021 елның 5 феврале, җомга

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…»
          Тыл хезмәтчәне Мостафина Зимфира Мәгъсүм кызы, 1931 елның 9 апрелендә Ютазы районы Кызыл-Басу авылында күп балалы гаиләдә туа.
Зимфира Мәгъсүм кызының истәлекләреннән: "Безнең колхоз «Байрак»дип атала иде. Әни фермада, әти колхозчы булып эшләде. Мин гаиләдә җиденче бала идем.
Сугыш башлангач әтине фронтка алдылар. Әни авырып китте. Кайбер абый-апалар ачлыктан үлде. Миңа 10 яшь иде, төрле эшче булып эшләдем, бригадир кайда эйтте, шунда барып эшлэдек. Кыр эшләренә чыктык, бәрәңге, чөгендер җыеп алдык. Без барыбыз да өлкәннәргә булыштык. Таңнан таңга кадәр эшләдек. Бөтен эш кул белэн башкарылды: сөрдек, чәчтек, чаптык, киндер бәйләдек.»
1955 елда Мостафин Сабит Шәйхи улына кияүгә чыга, бергэ 65 елга якын гомер итэлэр.
Зимфира Мәгъсүм кызы озак еллар Баулы үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләп, лаеклы ялга китэ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International