07.02.2021 ел. Тәрбияче Лесагина Ю.А. тәрбияләнүчеләр белән «Какшамас һәм легендар...» (Кызыл Армиянең туу турында) дигән дәрес үткәрде.
Максат: Безнең Армия өчен горурлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- безнең армиянең үсеш тарихы, гаскәрләрнең төрләре белән таныштыру;
-ихтыяр көчен, танып-белү активлыгын, иҗади сәләтләрен үстерү;
-балаларда патриотизм хисләре,мәрхәмәтлелек тәрбияләү;
- балаларны төркемнәрдә биремнәрне мөстәкыйль башкарырга, иптәшләренең фикерләрен исәпкә алырга өйрәтергә.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Россия Фәннәр көненә багышланган мәгълүмат сәгатьләре оештырдылар.
Арчаның «Өмет чактысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә фән һәм технологияләр елы кысаларында белгечләр экспериментлау буенча дәрес үткәрделәр.
2021 нче елның 8 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы фән һәм технологияләр елына багышланган «Россия фәне: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән муниципаль районының «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Балалар-Нечкәбил-Балалар» балалар-яшьләр хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» Төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль активлыгын һәм психологик сәламәтлеген саклауга, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын активлаштыруга һәм игътибар күрсәтүгә юнәлдерелгән «оныклар-кунак» проекты тормышка ашырыла.
2021 нче елның 5 нче февралендә Мамадыш муниципаль районының «Забота «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре» « Патриот» программасы буенча Россия Хәрби дан көненә багышланган социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде.
«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә (Казан) 2022 елгы Махсус Олимпиада программаларын көндәлек практикага кертүгә багышланган коллектив җыелышы узды. «Яшь атлетлар», «МАТР» һәм «FIT5» программалары аерым презентацияләр белән тәкъдим ителде. Соңгы тема физик күнегүләр күрсәтү белән беркетелгән иде, аны дәвалау физик культурасы инструкторы Роман Покалев үткәрде.
Хезмәткәрләр әлеге программаларны тормышка ашыру планы белән таныштылар. Җыелыш барышында планлаштырылган чараларның даталары билгеләнде һәм җаваплы затлар билгеләнде.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен озак вакытлы карау системасын кертү буенча актив эш алып барыла. Учреждение белгечләре һәм медицина персоналы көче белән өлкән яшьтәге кешеләзрнең сәламәтлеген торгызу, ныгыту буенча чаралар үткәрелә.
Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кече төркем тәрбияләнүчеләре белән «яшь антифашистны искә алу көне»дигән чара уздырылган.
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү; сугышның төп вакыйгалары турында белем формалаштыру; балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү; үз халкының героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү.
7 февраль көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Кышкы спорт төрләре көне узды. Чараның максаты – спортның кышкы төрләре белән кызыксынуны арттыру һәм тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвешенә тарту.