«Хыял» приютында Кышкы спорт төрләре көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Кышкы спорт төрләре көне узды. Чараның максаты – спортның кышкы төрләре белән кызыксынуны арттыру һәм тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвешенә тарту.

Балалар белән кышкы спорт төрләре, спортчылар һәм аларның казанышлары турында әңгәмә үткәрелде. Урамда һәр бала кышкы уеннар марафонында катнашты: чаңгы, чаналарда шуды, кар киртәләрен җиңеп, тизлектә, җитезлектә һәм чыдамлыкта көч сынашты. Һәр катнашучы күңел күтәренкелеге, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International