2021 нче елның 8 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы фән һәм технологияләр елына багышланган «Россия фәне: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Максат: 1) фән, уйлап табучылар турында күзаллаулар формалаштыру; 2) Фикерләүне, күз карашын үстерү; 3) Фән һәм техник уйлап табуларга кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тәрбияче сөйләвеннән башланды, 2021 ел Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Фән җәмгыятькә катлаулы, серле күренешләрне аңлату өчен кирәк.
Тәрбияче балаларны искиткеч уйлап табучы - Иван Петрович Кулибинның тормыш юлы белән таныштырды. Балалар аның хезмәт сөючән, пөхтә, максатчан кеше булуын белделәр. Үзенең кайбер эшләнмәләре өстендә ул гомер буе эшләгән.
Аннан соң тәрбияче балаларга үзләренә уйлап табучылар булып карарга, самолет, паровоз җыярга тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләр биремне бик теләп башкардылар.
Дәрес ахырында уйлап табучы булу өчен тырыш, кызыксынучан һәм игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.