Максат: кулларның вак моторикасы өстендә эшләү, тәрбияләнүчеләрнең психоэмоциональ халәтен һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен озак вакытлы карау системасын кертү буенча актив эш алып барыла. Учреждение белгечләре һәм медицина персоналы көче белән өлкән яшьтәге кешеләзрнең сәламәтлеген торгызу, ныгыту буенча чаралар үткәрелә. «Ярма терапиясы» технологиясе буенча шөгылләнгәндә безнең әби, бабайлар төрле ярмалар белән эшлиләр, кинетик сизгерлекне һәм кул чугының вак моторикасын торгызуга, мускул киеренкелеген бетерүдә үзгәрешләр сизелә. «Ярма терапиясы» технологиясе организмның тормыш эшчәнлеге бозылган процессларны нормальләштерүгә юнәлдерелгән. Ярмаларның күп төрлелеге, зурлыгы, формасы, төсе, куелган бурычларга карап төрле вариантларда кулланырга мөмкинлек бирә. Безнең интернат-йорт карамагындагы әлкәннәр ярмалар белән рәсемнәр, бармакларга массаж ясарга яраталар.