Арчаның “Өмет чаткысы” "Экспериментлар һәм фокуслар" танып-белү дәресе

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чактысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә фән һәм технологияләр елы кысаларында белгечләр экспериментлау буенча дәрес үткәрделәр.

         Мондый  шөгыльләрнең максаты балаларда танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итү, шулай ук өй шартларында катлаулы булмаган тәҗрибә үткәрү теләге тудыру.

Балалар белгечләр (логопед Лемара Ганиева, психолог Алинә Сабирова) белән берничә тәҗрибә уздырдылар: «Вулкан», «Бата-батмый», «Чи яки пешкән йомырканы билгелә ». Һәрбер зур ачыш кечкенә тәҗрибәдән башлана. Шуңа күрә балалар кечкенәдән су, тоз, сода, уксус кебеке таныш матдәләрнең үзлекләрен белергә тиешләр.

Балалар үткәрелгән тәҗрибәләрне зур кызыксыну һәм игътибар белән күзәттеләр, күргәннәреннән тиешле нәтиҗәләр ясадылар, күп кенә яңа ,файдалы,мавыктыргыч яңалыклар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International