«Какшамас һәм легендар...» (Кызыл Армиянең туу турында) дәрес. Алексеевск, «Кайгырту»приюты.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

07.02.2021 ел. Тәрбияче Лесагина Ю.А. тәрбияләнүчеләр  белән «Какшамас һәм легендар...» (Кызыл Армиянең туу турында)  дигән дәрес үткәрде.

Максат: Безнең Армия өчен горурлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

- безнең армиянең үсеш тарихы, гаскәрләрнең төрләре белән таныштыру;

-ихтыяр көчен, танып-белү активлыгын, иҗади сәләтләрен үстерү;

-балаларда патриотизм хисләре,мәрхәмәтлелек тәрбияләү;

- балаларны төркемнәрдә биремнәрне мөстәкыйль башкарырга, иптәшләренең фикерләрен исәпкә алырга өйрәтергә.

      Чара барышында тәрбияче тәрбияләнүчеләрдә армия, гаскәрләрнең төрләре, хәрби хезмәт үзенчәлекләре турында күзаллауларын формалаштыруны дәвам итте (солдатлар көчле, оста булу өчен шөгыльләнәләр, төгәл атарга, каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр һ.б.). Тәрбияләнүчеләр Кызыл Армиянең тууы, аның беренче җиңүләре турында тыңладылар. Дәрестә ИКТ кулланылу сәбәпле балалар төрле гаскәрләрдә солдатларның нинди  булуларын карадылар.

     Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр алган белемнәрен ныгыттылар, кайбер биремнәрне үтәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International