2021нче елда Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Татарстан Республикасында 2019- 2021нче елларга каралган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру эшен дәвам итә. Татарстан Республикасында озак вакытлы карау системасы кысаларында учреждение эшендә стационарны алыштыручы мондый технологияләр кулланыла:
- “Мобиль бригада”;
- “Өлкән яштәгеләрне тәрбиягә алучы гаилә”;
- “Тәрбия мәктәбе”;
- “Караучы”.
Озак вакытлы карау системасын булдыруның максаты - чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ булган гражданнарны озак вакытлы карау хезмәте белән тәэмин итү. Шул ук вакытта гражданинның чит тәрбиягә бәйлелек дәрәҗәсен бәяләү үзәк белгечләре (типизаторлар) тарафыннан турыдан-туры гражданинның яшәү урынында шәхси ризалыгы нигезендә үткәрелә.
Тикшерү нәтиҗәсендә гражданинга теге яки бу дәрәҗәдә төрле ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә үтәргә мөмкинлек бирүче үз саулыгының булган ресурслары ачыклана. Шул ук вакытта аның үз -үзенә хезмәт күрсәтү сәләте начараюга сәбәпче булырлык тышкы шартлар, шулай ук озак вакытлы карауны гамәлгә ашыруны җиңеләйтергә ярдәм итүче башка ресурслар булу исәпкә алына.
Типлаштырылганнан соң чираттагы этап булып маршрутлаштыру - озак вакытлы карау буенча хезмәт күрсәтүнең оптималь формасын билгеләү тора.
Даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны алып баруның дәвамчанлыгын тәэмин итү максатында, аларны ачыклаганда һәм озак вакыт карау буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештырганда сәламәтлек саклау учреждениеләре, территориаль социаль яклау органнары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка учреждениеләр арасында ведомствоара хезмәттәшлек кулланыла.