Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле стартлар» спорт конкурсы узды. Ярышлар программасы шактый бай эчтәлекле, күңелле һәм кызыклы булды. Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар, үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәттеләр. Бу көнне балалар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Спорт бәйгесе балаларга җитезлек, көч, чыдамлык, кыенлыкларны җиңеп чыга белү кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итте.
