17 нче февраль коне тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы балалар белән “ Канатлы салават күпере ” дигән темага уен үткәрде.
Күбәләкләр-җирдә иң матур җан ияләренең берсе. Алар тере чәчәкләргә охшаган, алар чыннан да бик матур һәм әкияти. Рәсемнәрдә күбәләкләр турында бик күп кенә кызыклы мәгълүматләр язылган: күбәләкләрнең төсләре, иң кечкенә күбәләк һәм иң файдалысы, зарарлысы һ.б. Балалар күбәләкләрнең көндезге һәм төнге булуы турында белделәр. Безнең җирлектә нинди күбәләкләр яшәгәнен, аларның нинди матур һәм катлаулы төсләрдә булуын искә төшерделәр, Адмирал күбәләгенең ни өчен шулай аталуын белделәр.
Дәреснең максаты:
1.Күбәләкләр турында күзаллауларны киңәйтү һәм тирәнәйтү;
2.Балаларны күбәләкләрнең төрле төрләре белән таныштыру (кәбестә, лимонница, Күбәләк-адмирал, павлин күзләре), аларның тышкы кыяфәте, характер билгеләре һәм үзенчәлекләре;
3. Игътибар, хәтер, иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итү;
4.Күбәләкләргә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар бик теләп күбәләкләр белән кызыклы рәсемнәр карадылар. Балалар бик актив булдылар. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Куелган максатка ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.