17 февральдә, 2022 елгы махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында, Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Fit 5 программасы буенча дәрес үткәрелде.
Физик культура буенча инструктор балаларны «Дөрес сын» төшенчәсе белән таныштырды, арка мускулларын үстерә торган күнегүләргә өйрәтте.