ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Балтач "Наз" үзәгендә  социаль хезмәт  алучылар "Мин хәтерлим" республика акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар "Хәтерлим" исеме астында узган китап күргәзмәсе белән таныштылар, М. Җәлил, Ф.Карим, А.Твардовский, К.Симоновның  сугыш  турындагы  шигырьләрен укыдылар.

Балтач "Наз" үзәге социаль-реабилитация бүлегендә  социаль  хезмәт алучылар белән "Кечкенә кешеләр белән агач" методикасы буенча эш алып барылды. Бу ысулны кулланып, бүлек психологы клиентларның эмоциональ халәтен ачыклады, алга таба эш өчен һәрберсенә индивидуаль караш кулланды.

 

2021 елның 22 февралендә шәфкать туташы Чулпан Ракиповна социаль хезмәт алучыларга "Бронхиаль астма" темасына сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру турында лекция укыды.

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеле. Шул уңайдан туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә "Туган телемдә былбыл сайратам" исеме астында әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чара төрле милләт вәкилләренең шигырьләре, җырлары, биюләре, "йөзек салыш", "Капкалы", кебек милли уеннары белән үрелеп барды.

Туган телгә багышланган "Сүзне уйлап тап" дигән уенда да бик теләп катнаштылар.

Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Бакча терапиясе дәресләрендә Балтач "Наз" үзәге социаль реабилитация бүлекчәсендә реабилитация  үтүчеләр суган утырттылар. Киләчәктә иң зур күләмдә С витамины тупланган суган кыяклары  салкын тиюдән һәм йогышлы авырулардан сакланыр өчен кулланылыр.

Шәфкать туташы Фәхрутдинова Лимуза Билсур кызы социаль хезмәт алучылар өчен "Пешүдән беренче ярдәм" темасына лекция укыды.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 19 февралендә Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйхова Рауза Баһаветдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Һәр кешенең үз туган теле бар, аны белергә һәм сакларга кирәк. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү чарасы үткәрелде


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәге хезмәткәрләре, 1980-1982 елларда Әфганстанда хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр Марданов Равил Рәхимҗан улы белән берлектә, тыл хезмәтчәнен якынлашып килүче ватан сакчысы Гыйниятуллин Нигъмәтулла Гобәйдулла улы белән котладылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәге хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне алдыннан үзләренең тәрбияләнүчеләрен бәйрәм белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International