Халыкара туган тел көне

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Һәр кешенең үз туган теле бар, аны белергә һәм сакларга кирәк. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү чарасы үткәрелде. Балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр. Тел турында табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр әйтелде, «күп мәгънәле сүзләр», «киресенчә» һ.б. уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International