Бакча терапиясе дәресләрендә Балтач "Наз" үзәге социаль реабилитация бүлекчәсендә реабилитация үтүчеләр суган утырттылар. Киләчәктә иң зур күләмдә С витамины тупланган суган кыяклары салкын тиюдән һәм йогышлы авырулардан сакланыр өчен кулланылыр.