ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

"Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Ольга Лукашова һәм психолог Ольга Колганова Ватанны саклаучылар көненә багышланган конкурс дәресе үткәрде.

Бу дата алдыннан “Радуга” халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Широбоков Ирина социаль хезмәт күрсәтүче балигъ булмаган балалар өчен “Минем туган телем” викторинасы үткәрде.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Яшь атлет»программасын гамәлгә кертү башланды. Бу махсус кышкы Олимпиадага багышланган. Балалар әти-әниләре белән бергә күңелле стартларда катнаштылар. Алар уеннарда катнаштылар, үзара көч сынаштылар һәм ирешелгән нәтиҗәләргә шатландылар. Ата-аналар өчен мастер-класс үткәрелде. «Яшь атлет»программасыннан күнегүләр күрсәтелде.

«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен “Халык әкиятләре көне” дигән бәйрәм чарасы оештырылды. Үзәк балалары Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында тамаша алдылар. Милли костюмнар күрсәтелде.

Балалар зур кызыксыну белән әкият дөньясына кереп киттеләр. Ял уеннар, биюләр һәм музыка белән үрелеп барды.

Ел саен 21 февраль көне Халыкара туган тел көне итеп билгеләнә. Телдән башка дөнья була алмый. Шул уңайдан, 2021 елның 20 февралендә, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” узәгенең гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлеге белгечләре, Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрделәр. 

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина “Гомуми эш” гомумроссия проектыннан “8 Март” документаль фильмын карау һәм фильм буенча сөйләшү үткәрде.  Максат: балаларның игътибарын алкоголь куллану проблемаларына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау, алкоголь куллануга китерергә мөмкин булган шәхси һәм социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү.

Яңа Чишмә районында “Тел-халыкның тере җаны” чарасы.

Яңа Чишмә районында “Тел-халыкның тере җаны” чарасы.

Яңа Чишмә районында “Тел-халыкның тере җаны” чарасы.

2021 ел Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү өчен туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Социаль педагог «Рәхәт» үзәге Осталар шәһәре клубы кысаларында "татарлар: көнкүреш һәм мәдәният" дигән лэпбук булдыру буенча дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International