21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеле. Шул уңайдан туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә "Туган телемдә былбыл сайратам" исеме астында әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Әлеге чара төрле милләт вәкилләренең шигырьләре, җырлары, биюләре, "йөзек салыш", "Капкалы", кебек милли уеннары белән үрелеп барды.
Туган телгә багышланган "Сүзне уйлап тап" дигән уенда да бик теләп катнаштылар.
Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.