«Чын ир-атның биш сере»

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова эчкечелеккә бәйлелекне кисәтү буенча «Гомуми эш» дигән Бөтенроссия проекты кысаларында «Чын ир-атның биш сере» дигән интерактив дәрес үткәрде.Максат: малайларда ир-атларның иң яхшы сыйфатларын тәрбияләү, кешеләрнең вакыйгаларны һәм гамәлләрен анализлый белү сәләтен үстерүгә ярдәм итү. Чарада 9 яшүсмер катнашты.

Дәрес башында «Чын ир-ат кем ул? Үзеңне ничек дөрес итеп тәрбияләргә? Тәрбияне кайсы яшьтән башларга кирәк? Нинди кешеләргә тигезләнергә? Ир-атларның көче нидән гыйбарәт?» Аннары белгеч «Гомуми эш» Бөтенроссия проектыннна - «Чын ир-атның биш сере» видеофильмын карарга һәм аның буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Фикер алышу барышында яшүсмерләр шәхеснең максатчанлык, ышаныч, иҗади сәләтләрен ачу һ.б. турында сөйләштеләр.Һәр катнашучы ир-атның хәзерге заман күренеше турында үз фикерен белдерде.

Очрашу ахырында белгеч чын ир – ат булу өчен күп эшләргә, укырга, толерант, гадел, мәрхәмәтле булырга һәм, әлбәттә, начар гадәтләрдән баш тартырга кирәк дип киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International