«Кеше тормышында компьютер»

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 25 нче февраль көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» дигән дәрес курсыннан «Кеше тормышында компьютер» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара компьютерда эшләгәндә база белемнәрен формалаштыру, укыту һәм практик эшчәнлектә компьютер техникасын нәтиҗәле кулланырга өйрәтү, балигъ булмаганнарның иҗади потенциалын үстерү максатыннан үткәрелде.

Дәрес барышында белгеч балалар белән компьютерның кеше тормышында роле турында сөйләште, компьютер артында эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, компьютер конфигурациясенең төп компонентларының гамәлдә булу принцибы белән таныштырды. Алган белемнәрен ныгыту өчен балалар «Компьютер һәм мин» уен-викторинасында катнаштылар.

Чара ахырында белгеч катнашучыларга компьютерда эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте. Дәрестә 9 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International