“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты“ ында “Язның беренче көне” дигән темага шөгыль.

2022 елның 1 марты, сишәмбе

2022елның 1 мартында тәрбияче Галиуллина Нурия Х.“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты“ ында “Язның беренче көне” дигән темага шөгыль үткәрде. Максат:балаларда язның беренче билгеләре турында күзаллауны булдыру. Яз- искиткеч һәм иң матур ел фасылы. Яз- табигатьнең кышкы йокыдан уяну чоры. 1 март- язның беренче көне. Шөгыль табигать турында шигырь уку белән башланып китте.Тәрбияче балалар белән яз темасына әңгәмә үткәрде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, дидактик уеннар уйнадылар. Аннары “Умырзая” чәчәген аппликация итеп ясадылар. Балаларның иҗади эшләре бик матур килеп чыкты. Уздырылган шөгыльдән уңай кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International