Май чабу атнасының беренче көнендә Зәйдә «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче актив пенсионерлар клубы әгъзалары “Май чабу безгә килә!” дигән танып-белү чарасы оештырды. «Пульсиночка» бер-берсенә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның традицияләре һәм йолалары турында сөйләделәр. Май чабудагы ханымга җыр-бию, мәзәк-такмазалар әйтеп, аны коймак белән сыйладылар, Май чабуның төп сый-нигъмәтләре һәм аны пешерү серләре белән юмарт бүлештеләр.
Мондый очрашулар "пульсиночкаларга" күңел яшьлеген, тормыш сөючәнлекне, оптимизмны сакларга мөмкинлек бирә.