Кукмара районы “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Волонтерлар белән эшләү” программасы тормышка ашырыла. Программада төрле ярдәм төрләре каралган. Программаның максаты-буыннар: өлкәннәр һәм яшьләр бәйләнеше.
2021 нче елның кыш бик карлы булды, кар яву һәм кар көртләре барлыкка килү сәбәпле, 2021 нче елның 19 нчы мартында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Ишаева Гөлнара “Волонтер – Кукмара” балалар һәм яшүсмерләр волонтерлары белән берлектә Кукмара шәһәренең шәхси бүлегендә яшәүче социаль хезмәтләр алучы Хуҗахмәт кызы Галиябану торак йорты территориясен җыештыруда хезмәт курсәтелде.
Волонтер ярдәме өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, алар яшь һәм сәламәтлекләре аркасында кар чистарту эшләрен башкара алмый. Социаль хезмәт алучы Хуҗахмәт кызы Галиябану волонтерлар һәм социаль хезмәткәр эшеннән канәгать калды. Аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.