2021 нче елның 18 нче марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб тарафыннан «Перемышль ныгытмасын алу» дигән чара уздырылды. Максат: үз туган илеңә карата кыйммәтле мөнәсәбәттә торучы әхлакый-гражданлык үзаңын формалаштыру, патриотизм тәрбияләү.
Чарада катнашучылар иң элек истәлекле даталар турындагы күзаллаулары белән уртаклаштылар. Аннан соң балалар рус гаскәрләренең нинди дә булса сугышларда җиңүләре уңаеннан билгеләп үтелүче Россиянең Хәрби дан көннәренең 1995 елның февралендә «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон белән билгеләнүен белделәр. Чараның төп өлешендә белгеч балаларга 1915 елның 22 мартында беренче бөтендөнья сугышы вакытында рус гаскәрләре тарафыннан күп айлык кысулардан соң Австрия ныгытмасы Перемышльның алынуы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елның 22 июнендә көндез шәһәргә немец частьлары керә, ләкин инде киләсе иртәдә үк СССР НКВД Кызыл Армиясе һәм чик буе гаскәрләре подразделениеләре немецларны шәһәрдән чыгаралар. Кызыл армиячелернеп батырлыгын һем кыюлыгын кургән дошман урамнарда оч йоздән артык утерелгән һем яраланган сугышчыларын ташлап, качып калырга мохтаҗ була. Әмма соңыннан шәһәрне барыбер калдырып китәргә мәҗбүр булалар, чөнки немецларның көче безнең көчләрдән артып китә. Бары 1947 нче елның июль аенда гына, Кызыл Армия Промышльны яулап ала ала.
Шулай ук белгеч балаларга үз тарихын белергә, ата-бабаларының батырлыклары белән горурланырга һәм аларга тиңләшергә кирәклеген искә төшерде.
Чара ахырында балалар белгеч җитәкчелегендә оригами техникасы буенча газеталардан пилоткалар ясадылар. Эшләнмә җыю схемасы буенча һәр кешедә баш киемнәре ясарга була. Балалар үз эшләреннән канәгать булдылар һәм аны өйләренә алып киттеләр.