2021 елның 19 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Киртәләрсез тормыш” дигән спорт чарасы уздырылды.
Аны 21 мартта билгеләп үтелүче Халыкара Даун синдромлы кеше көненә багышладылар. Чара башында хезмәткәрләр балалар өчен табышмаклар, шаян сораулар әзерләделәр һәм “Парашют” уенын үткәрделәр. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Төрле кисәкләрдән тегелгән парашют барлык катнашучыларның кәефен күтәрде.
Чарада 30 кеше катнашты.