Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең социаль хезмәт алучылары һәр көнне скандинавия таяклары белән саф һавага йөрергә чыгалар.
Шөгыльнең максаты: йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшен, кан әйләнеше һәм гомуми физик халәтне яхшырту.
Скандинавия таяклары белән йөргәндә тән мускулларының 90% ы хәрәкәтләнә, ә таяксыз йөрү югары мускулларның эшчәнлеген бу дәрәҗәдә үк арттырмый. Скандинавия таяклары белән йөрү йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системасының эшчәнлеген көчәйтә, шулай ук умыртка баганасына төшкән авырлыкны киметә.
Шөгыль башында белгеч йөрү техникасын һәм махсус таяклар белән ничек йөрергә кирәклеген искә төшерде. Соңыннан оциаль хезмәт алучылар таяклар белән йөрүгә күчтеләр. Һәр кеше билгеле күләмдә адымнар узды. Барлык катнашучылар да көн саен скандинавия йөреше белән 8-нче номерлы урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында шөгыльләнәләр.
Чарада унбер кеше катнашты.