2021 елның 18 мартында Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Саитгараева Ләйсән «Гаилә» темасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар белән «Социаль ял итү» проекты кысаларында, «Татнефть» хәйрия фонды һәм АНОСЛОВ "Мин булдыра алам" фонды ярдәме белән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты «гаилә» төшенчәсенә уңай мөнәсәбәт һәм гаилә эчендә аралашуга җаваплы мөнәсәбәт булдыру. Дәрес барышында гаиләнең ресурс потенциалын активлаштыру, төркемдә уңай эмоциональ атмосфера булдыру күнегүләре кулланылды. Дәрестә катнашучылар белән шулай ук биремнәрне һәм күнегүләрне никадәр уңайлы үтәү турында да фикер алыштылар һ.б. Дәрес ахырында темага йомгак ясадылар һәм "Гаилә традицияләре" темасына инша язарга өй эше тапшырдылар.