Шәһәр журналистлары кунакта
23нче март көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Кириллова Н.М. һәм Вечтомова Л.А. глинотерапия буенча мастер-класс үткәрделәр, анда 12 бала һәм 5 олы кеше катнашты.
Педагоглар балаларга беренче язгы чәчәкләрне үрнәк буенча балчыктан ясарга тәкъдим иттеләр. Балчыктан әвәләп ясауны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп башкардылар. Балчыктан әвәләп ясау вакытында балалар куллары, бармаклары белән эшлиләр, алар иҗат итәләр, уйлыйлар, хыялланналар һәм күз алдына китерәләр. Эшләнмәләр төрле, әмма бик матур килеп чыктылар.