23 март көнне Россиядә фән һәм технологияләр елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Кулда кар эри» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр карның нинди үзенчәлекләргә ия булуын искә төшерделәр, бүлмә шартларында кар бабайларын ясарга тырыштылар. Эксперимент нәтиҗәсендә кар җылыдан курка, эри, гадәти суга әверелә, күп кенә табигый күренешләрнең ни өчен барганын аңларга өйрәнделәр. Балалар бик теләп эксперимент барышында барган хәлләрне күзәттеләр.
Экспериментлау балаларга шатлык һәм эмоциональ тигезлек кенә алып килми, ә бәлки белем һәм сәләтләрнең тулы бер спектрын үстерә, кул хәрәкәтләренең моторикасын һәм координациясен, тактиль хисләрен, карашларын, фикерләүне, фантазиясен, сөйләмен үстерә.