ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Алабуганың «Доверие» үзәгендә «Profibook» проектын тормышка ашыру башланды, ул «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында грант отты. Проектның максаты-балаларның үз һәвәслекләрен, гаилә кыйммәтләрен һәм сәләтләрен исәпкә алып һөнәр, карьера, тормыш юлын аңлы сайлауга әзерлеген формалаштыру. Грант акчасы китаплар әзерләүгә һәм һөнәри юнәлеш бирүче уеннар сатып алуга юнәлдереләчәк.

Балигъ булмаганнар балалар белән патриотик эш кысаларында «Доверие» үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән чара уздырганнар. «Ленинград метрономы» фильм  карау чарасы Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган иде.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Искиткеч кешеләр"дигән чара уздырдылар.

   15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

2019 елның егерме тугызынчы январендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И.М. “Әдәплелек һәм яхшылык" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина һәм социаль  хезмәткәрләре белән  оештырыла торган чираттагы каралган җыелышы 25 гыйнварь аеның 2019 елында  уздырылды. Җыелышны «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Равилин Рөстәм Равил улы үткәрде. Җыелышта 2018 ел өчен эш нәтиҗәләре ясалды, узган елның иң яхшы хезмәткәрләре эйтеп үтелде. Эш урыннарында куркынычсызлык техникасы буенча сораулар күтәрелде.Кар төшү куркынычы буенча инструктаж үткәрелде. “Алдашу” темасына аңлату әңгәмәсе кабатлап эйтелде. Йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр кузгалтылды.

Актаныш картлар йортында Пучы бабалалар бакчасы кунакта.

2019 нче елның 28 нче гыйнварендэ Мамадыш районының «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы куркынычсызлык буенча укулар башланды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Ленинград блокадасын өзү көне уңаеннан халыкка буклетлар тараттылар. Әлеге акция кысаларында  белгечләр һәм волонтерлар халыкны безнең ил тарихының героик сәхифәләренең берсе – Камалыштагы Ленинград вакыйгалары, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында таныштырдылар.

29.01.2019 елда Лениногорск районы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Исток - Башлангыч” үзәгенең хезмәт коллективы 2018 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга планнар билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International