Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Ленинград блокадасын өзү көне уңаеннан халыкка буклетлар тараттылар. Әлеге акция кысаларында белгечләр һәм волонтерлар халыкны безнең ил тарихының героик сәхифәләренең берсе – Камалыштагы Ленинград вакыйгалары, Ленинград халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында таныштырдылар.