29.01.2019 елда Лениногорск районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Исток - Башлангыч” үзәгенең хезмәт коллективы 2018 елда башкарылган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга планнар билгеләде. Оешманың директоры Елена Әхмәджанова үзенең еллык хисабынды 2016 -2017 еллар белән чагыштырганда социаль ярдәм алучыларның саны артуын билгеләп үтте. 2019 елда да уңышлы эшләп, төрле бәйге –конкурсларда катнашуны күз уңында тотты. Белгечләр кулланган кайбер программа һәм технологияләрдә дә тукталды. Беренче чиратта, социаль хезмәтләрнең сыйфаты уңай үзгәрешләрдә генә тукталып калырга тиеш түгел, һәрдаим кулланучыларда зур кызыксыну һәм ышаныч уятырга тиеш, дип белдерде Елена Ивановна. Җитәкче әйтеп узганча, һәрбер хезмәткәрнең халыкка тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүе изге бурычы булып кала. Оешманың профсоюз эше белән директор урынбасары Наталья Газимҗанова таныштырды.