Арчаның "Өмет чаткысы" "Искиткеч кешеләр”

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белгечләре "Искиткеч кешеләр"дигән чара уздырдылар.  Презентация карагач, үзәктәге балалар   дөньяда танылган сәләтле кешеләрнең күп булуын белделәр.   Планетада һәр кеше  уникаль,  ул  сәләттә, характерда яки тышкы кыяфәттә чагыла. Гадәти булмаган сәләтләре белән  аерылып торган кешеләр дә бар. Гыйнвар аенда узган    "Гаҗәеп кешеләр» дигән чара, тәрбияләнүче     Аделина Равильевна Шакированың туган көннәрне истә калдыра торган сәләтен ачыкларга ярдәм итте.   Чара барышында ул барлык балалар һәм барлык хезмәткәрләрнең туган көннәрен  яттан әйтте. Мондый чаралар мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәләтен һәм талантларын ачырга ярдәм итә, үз-үзләренә ышаныч уята. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International