Алабуганың «Доверие» үзәге балигъ булмаганнар балалар өчен патриотик чара уздырганнар

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар балалар белән патриотик эш кысаларында «Доверие» үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары белән чара уздырганнар. «Ленинград метрономы» фильм  карау чарасы Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган иде. Балалар, Ленинградта яшәүче  балаллар  кебек үк, салкыннар, ачлык, якыннарының югалту ачысын кичергән 872 көн эчендә исән калу тарихы белән таныштылар. Шуны мисал итеп, һәр яшүсмер 125 грамм икмәк –көн нормасын алып ашадылар. Балалар һәм ата-аналар фильмның фрагментларын карадылар. Фильм тәмамлангач, балалар  бик озак аның турнада сөйләштеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Үзәк белгечләре әлеге чара балаларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм аның иң фаҗигале сәхифәләренең берсе-Ленинградны саклау турында, ни өчен шулкадәр мөһим икәнен күрсәтә алуларына өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International