«Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүче Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга волонтерлар килде

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

   15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

   «Батырлыкка 30 ел» республика конкурсы кысаларында 3 нче урта мәктәп волонтерлары «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар   интернат-йорты»нда яшәүче әфганчылар - Вафин Д.В hәм Льдоков М.Е. белән очраштылар.

   Дустанә әңгәмә барышында аларга берничә сорау бирделәр: Әфганстанда ничә ел булдыгыз, куркыныч булдымы, бүләкләр алдыгызмы һәм үсеп килүче буынга ни әйтергә теләр идегез?

  - «Иң мөһиме-җирдә тынычлык булсын, кешеләр дус яшәсен һәм үзара коралсыз килешә белсеннәр»,- диде  Михаил Льдоков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International