Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганистаннан чыгаруга 30 ел тулу, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкән яштәге граңданнар һәм инвалидлар өчен " Без хәтерлибез – без яшибез " дигән чара уздырдылар.
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
Пластилиннан эшләнмәләр ясау - ул күңелле һәм мавыктыргыч ял итү ысулы гына түгел, ә күпкырлы үсешнең шактый нәтиҗәле ысулы да
Актүбә поселогы китапханәсендә Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Мозартика» уен методикасын кулланып “Космоска юл” дигән төркемле дәрес үткәрелде.
2015 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты «Чиста булачак " эшенә старт бирде. Аксубай районының универсаль технологияләр техникумы волонтерлары «Чиста булачак " экологик хәрәкәте активистлары булып торалар. Волонтерлар Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырдылар һәм «Икенчел чимал эшкәртү»экологик дәресе үткәрделәр.
12 нче февраль 2019 нчы ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова һәм 1-нче филиал китапханәсе хезмәткәре Дарья Миронова “Эшче һөнәрләр елы” кысаларында “Хатирәләр терапиясе” дигән чара үткәрделәр.
Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күп төрле чаралар уза, әмма кайчагында оешма хезмәткәрләре үзләре өйгә социаль хезмәт алучылар янына, күп балалы яки имин булмаган гаиләләргә, инвалид балаларга һәм районның мәгариф учреждениеләренә баралар.
Бүген социаль педагог Шипилова Е.Н. һәм социаль эш буенча белгеч Микушова Г.И. Иске Котыш гомуми белем бирү мәктәбенә өстәл уеннары һәм ком терапиясе өчен җиһазлар белән чыктылар.Мәктәпнең актлар залында социаль эш буенча белгеч Микушова Галина Иван кызы15 кешедән торган башлангыч сыйныф укучылары өчен өстәл хоккее һәм өстәл футболы кебек ярышлар үткәрде.Шул ук вакытта, күрше технология кабинетында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Шипилова Елена Николай кызы15 укучы белән ком терапиясе буенча дәрес үткәрде.Балалар комны төрле ысуллар белән ясарга: махсус өстәлнең тигез өслегендә бармаклар белән ясарга, "сибеп" ясарга, ягъни кулга күп булмаган ком алырга һәм акылга килгән теләсә нинди рәсем ясарга өйрәнделәр.