Татарстан профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Мин Ватаным белән горурланам!» исеме астында үткәрелгән Республикакүләм балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2019 елның 2 мартыннан 26 апреленә кадәр үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әтнә муниципаль районындагы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре - профсоюз әгъзаларының балалары катнашты. Конкурсның максаты - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, туган якның бай тарихына якынаю, балаларда ныклы гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең уңай образын формалаштыру иде. Балалар гражданлык позициясе һәм туган якка мәхәббәт күрсәткәннәре өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.