Ялгыз яшәүче гражданнарны барлау дәвам итә Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

2019 елның 24 мае, җомга

2019 елның 20 hәм 21 маенда Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә Питрәч районы буенча 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны өйләренә барып,үзләре төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаган өлкән кешеләрне ачыклау, янгын чыгу очракларын булдырмау очен чаралар hәм социаль хезмәт күрсәтү шартларын профилактикалау буенча теркәү үткәрделәр.

Агымдагы атнада шундый эш Питрәч, Шәле hәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә башкарылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International