Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Минем адрес – Советлар Союзы” дип аталган ретро-кичә булып узды

2019 елның 24 мае, җомга

23 апрель көнне “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Минем адрес – Советлар Союзы” дип аталган ретро-кичә булып узды. Чарага Чистай шәһәре Сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе  Шведчикова Татьяна Алексеевна, оешма вәкилләре Зюлин Геннадий Федорович, Лохонова Надежда Михайловна да чакырулы иде. Чарада катнашучыларның күп өлеше өлкән буын вәкилләре, Советлар Союзында туып, гомер кичергән кешеләр. Тамашачылар җитмешенче, сиксәненче һәм туксанынчы еллардагы музыкаларны, җырларын тыңлап күңел ачтылар, ял иттеләр.  Кичә дәвамында искә алынган һәр шигырь юллары, кино тасмаларыннан алынган канатлы гыйбарәләр – һәммәсе СССР чорына әйләнеп кайтырга ярдәм итте. «Мин хәтерлим әле ул елларны…» викторинасы кайбер тарихи фактларны кабат хәтердә яңартты. Кичә бер мизгел кебек узып китте. Чарада катнашучылар оештыручыларга, матур итеп үткәрелгән кичә өчен, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Ретро-кичә уңаеннан, залда совет чорындагы тормышны  тасвирлаучы “Минем адрес – Советлар Союзы” исемле күргәзмә оештырылды. Биредә ул еллар дәвамында көнкүрештә кулланылган кирәк-яраклар, иске журналлар һәм газеталар, фотосурәтләр белән танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International