ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Мамадыш     муниципаль   районы  «Надежда» социаль   приютында  Минзәлә    һәм   Алабуга     муниципаль    районыннарындагы    халыкка социаль    ярдәм  күрсәтү  бүлеге   хезмәткәрләре  белән   берлектә  социаль консилиум    үткәрелде.

 2019 нчы елның 31 нче мае көнне “Веста” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләр өчен “Балачакның салават күпере” дип аталган чара үткәрелде.

Яңа Чишмә муниципаль районында юбилярны котлау.

2019 елның 2 июнендә район башлыгы Козлов В.М., авыл советы вәкиле, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы һәм үзәкнең  җитәкчесе Черняк Ж.В., социаль хезмәт алучы,  тыл хезмәткәре Малышева Елена Илья кызын гомер бәйрәме - 90 яшьлеге белән котладылар. 

"Кама таңнары"приюты сәламәтләндерү лагереның "шатлык галактикасы"нда яшәүчеләр планетада күңелле шөгыльләр үткәрделәр.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне, шул уңайдан  «Тургай» приютында тәрбиячеләр Дәүләтгәрәева Г. З., Зиганова Л. М. балалар өчен күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. 

Волонтерлар кунакта

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 3нче июньдә безнең дуслар -ГАПОУ "Набережночелнинский политехнический колледж" волонтерлары килделәр.  “Солнышко”ның педагоглары белән  берлектә  балалар бик тырышып, теләк һәм яхшы кәеф белән һәрберсе үз эшен булдырды. Соңыннан балалар дуслары белән истәлеккә фотога төштеләр.

 


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2 июнь көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балачак утравы буйлап сәяхәт» дигән квест-уен узды.

2 июнь көнне «Шатлык галактикасы» лагеренда балаларны бер-берсе һәм хезмәткәрләр белән таныштыруга багышланган иде.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 2019 елның 1 июнендә Әтнә муниципаль районының “Туган ягым» паркында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Әлеге чарада районның мәктәп яны лагерьларында ял итүче 200 дән артык бала катнашты. Балалар өчен 11 мәйданчык эшләде, анда төрле ведомство белгечләре мастер-класслар үткәрделәр. Социаль педагог һәм социаль эш буенча белгеч «Торцевание» техникасы буенча мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук, балалар кинетик ком белән шөгыльләнә алдылар. Балалар клоуннар һәм аниматорлар белән күңел ачтылар. 3 сәгатьтән артык дәвам иткән бәйрәм балаларның елмаюлары, күңелле музыка һәм татлы призлар белән үрелеп барды.

Халыкара балаларны яклау көнендә Яшел Үзән муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютында  тәрбияләнүче балаларның «Вулкан» мотоклубы  әгъзалары белән очрашу күркәм традициягә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International