Балачак утравы буенча сәяхәт

2019 елның 2 июне, якшәмбе

2 июнь көнне Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балачак утравы буйлап сәяхәт» дигән квест-уен узды. Балалар карта буенча барлык станцияләрне узарга, биремнәрне үтәргә, хәрефне алырга һәм бу хәрефләрдән алдан бирелгән сүзне җыярга тиеш. Чараның максаты - уен рәвешендә катнашучыларның танып-белү һәм уйлау процессларын активлаштыру, проект һәм уен эшчәнлеген гамәлгә ашыру, яңа мәгълүмат белән таныштыру, булган белемнәрне ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International