Саба муниципаль районының «Тургай» приютында Халыкара балаларны яклау көне

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне, шул уңайдан  «Тургай» приютында тәрбиячеләр Дәүләтгәрәева Г. З., Зиганова Л. М. балалар өчен күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә 26 бала катнашты. Кунаклар сыйфатында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, туганнары чакырылган иде.

Чараның максаты балаларның иҗади һәм сәхнә сәләтләрен үстерү, күңелле бәйрәм кәефе булдыру булды.

Балалар төрле жанрларда концерт номерлары күрсәттеләр. Уеннарда, ярышларда катнаштылар.

Бөтен балаларга да тыныч күк йөзе, туклыклы балачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International