31 майда Мамадыш муниципаль районы «Надежда» социаль приютында берничә ведомствоны берәлштергән киңәйтелгән социаль консилиум булды.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Приютта   балаларга   социаль ярдәм билгеле бер вакыт   кысаларында күрсәтелә.   Шушы    вакыт  эчендә приют хезмәткәрләре   бала  белән әти- әни арасындагы  мөнәсәбәтне    яхшы   якка үзгәртү, укуга  булган  теләген   арттыру, шулайук   хезмәткә уңай мөнәсәбәт  тәрбияләү, баланың   алга    таба   киләчәген  билгеләү  өстендә күп кенә  эш   алып      барырга  тиешләр. Ә  балалар белән  эшләү  программасы  социаль  консилумда төзелә. Менә  шуңа   күрә  дә инде приют эшендә   төп  рольне   социаль – консилиумнар  алып    тора.

     31 майда    үткәрелгән   консилумның  төп максаты    әти- әни  арасындагы мөнәсәбәтне уңай    якка үзгәртү,  балаларны   әти- әниләренә  кайтару    юлларын  бергәләп    эзләү    иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International