“Балачакның салават күпере”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

 

Җәйнең беренче көненә туры килә торган Балаларны яклау көне – халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әмма бу күңелле бәйрәм генә түгел, ә җәмгыятькә балалар хокукын якларга кирәклеге турында искәртү дә. 2019 нчы елның 31 нче мае көнне “Веста” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләр өчен “Балачакның салават күпере” дип аталган чара үткәрелде. Максат: игелек һәм дуслык атмосферасын булдыру, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү, балаларның коммуникатив һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Бәйрәм тамашасы алып баручыларның котлау сүзләре һәм “Гранд – студио” хореография коллективы чыгышлары белән башланып китте. Аннан соң сәхнәдә “Бантик” һәм “Зюзюка” исемле клоуннар барлыкка килде, алар балалар белән күңелле викториналар, конкурслар үткәрделәр. “SMS-балалар” волонтерлар отряды дәртле флешбом үткәрделәр. Бәйрәмнең кульминациясе булып “Велосипедка икенче тормыш бүләк ит” акциясе булып торды. “Веста” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаилә балаларына “Велодобро” хәйрия проекты вәкиле Рәис Шәехов велосипедлар тапшырды.Бәйрәм “Кече сабантуй” спорт күңел ачу уеннары белән дәвам итте, анда һәр бала конкурсларда һәм уеннарда катнаша алды. Чара дәвамында кунакларны буйлы курчаклар озата барды һәм балаларның күңелен ачты.  

  Иркен шартларда балалар вакытны күңелле итеп уздырдылар, яңа дуслар таптылар, җәй буена күңел күтәренкелеге һәм энергия тупладылар. Бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды, һәм, әлбәттә инде, онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International