Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2019 елның 1 июнендә «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды «Җәй 2019» дип исемләнгән акция оештырды. Безнең районнан да инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр катнашты. 12 бала әти-әниләре белән зоопаркка сәяхәт иттеләр, аннары Казан яшь тамашачы театрында балалар өчен спектакль карый алды. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар һәм бу көнне бик теләп үткәрделәр. Спонсорга һәм ата-аналарга әлеге чараны оештырган өчен зур рәхмәт белдерәбез.