Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләре Зур Фроловоның Изге чишмәсендә булып кайттылар. Изге чишмә янындагы тыныч һәм матур урыннар һәрвакыт күп кешеләрне җәлеп итә, менә безнең яшәүчеләр дә читтә калмый һәм бик теләп изге чишмәгә йөриләр.Берәүләр салкын суны җыеп ала, икенчеләре су кыеналар һәм Ходайдан сәламәтлек сорыйлар. Су чиста һәм салкын, күпләр фикеренчә, ул безнең җирлектә иң тәмле.Әлеге чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен һәм рухи традицияләрне саклау. Әлеге чарада 9 социаль хезмәт алучы катнашты. Безнең сәфәр нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар рухи чистарыну һәм тынычлану алдылар.