Мамадыш районының «Надежда» социаль приютында балалар өчен «Сабантуй» бәйрәме үтте.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Сабантуй, гадәттәгечә музыкаль композиция белән башланып китте.Тәрбиячеләр һәм балалар  Сабантуй кунакларын милли киемнәрдән икмәк һәм татлы чәк-чәк белән каршы алдылар.Бәйрәмгә Минзәлә    һәм   Алабуга     муниципаль    районыннарындагы    халыкка социаль    ярдәм  күрсәтү  бүлеге   хезмәткәрләре белән берлектә  әти-әниләр дә чакырылган  иде.

Бәйрәмдә : “Чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Канат һәм таяк тартышу”, “Кашыкка йомырка куеп йөгерү”, “Күз бәйләп бүләк кисү” кебек сабантуена хас уеннар әзерләнде.Һәрбер бала да үзе теләгән уенда катнашып бүләкләр отты,шулай ук җыр-биюгә булган осталыкларын да күрсәттеләр.Сабантуй кунаклары да читтә калмады,төрле уеннарда үзләрен сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International