Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында «Безнең ишегалды балалары» дип исемләнгән уеннар

2019 елның 4 июне, сишәмбе

2019 нче елның 4 июнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р.балаларга «Безнең ишегалды балалары» дип исемләнгән  уеннар   уйнатты. Бу уеннарда берничә бала катнашты.

Максат: балалаларда кул белән тотып карап тоемлау сәләтен үстерү,кулларының хәрәкәтләрен коодинацияләү.

Уеннар холкының уңай сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә, катнашучылардан ныклык, кыюлык, тапкырлык таләп итә. Уен һәрвакыт ләззәт тудыра; бигрәк тә җиңү очрагында. Урамда һава торышы салкын булу сәбәпле уеннарны корпус эчендә уйнадык.

Балалар инициативлык, хәрәкәт активлыгы, рольле мөнәсәбәтләрне урнаштыра белү һәм уен формасында эшли белү процессында барлыкка килгән рус халык уеннары белән таныштылар. Уеннар барышында иптәшлек хисләрен тәрбияләү өчен шартлар тудырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International