ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә, бу Россия Федерациясе өчен аерым горурлык көне.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында әлеге истәлекле датага багышланган чаралар үткәрелде.

«Аеклык ноктасы» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова проектта катнашучы хатын-кызлар һәм аларның ирләре белән «Минем тормышымда ишарәләр» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.

Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше һәм “Бала шәхесен үстерү чарасы буларак ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен “Безнең урамда” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.  

 Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында социаль хезмәт алучылар катнашында «Россия символлары» дигән темага  күмәк кисеп ябыштыру шөгыле узды. Чараның максаты - РФ Дәүләт символларын популярлаштыру,  коллективта яхшы психологик  уңай климат булдыру. Чара барышында социаль хезмәт алучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, Ватаныбызның символларын искә төшерделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. «Россия көне» бәйрәменә залны бизәү өчен күмәк аппликация ясадылар. РФ флагы шаблонын  өч торле - ак, кызыл, зәңгәр чәчәкләр белән тутырдылар. Социаль хезмәт алучылар шөгыльдә  актив катнаштылар һәм башкарылган эшләрдән канәгать калдылар.

 

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “ Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективының Россия көненә багышланган концерты булды.

Чараның максаты: бәйрәм атмосферасы, патриотик хисләр: Ватанга хөрмәт, мәхәббәт һәм тугрылык өчен шартлар тудыру иде.

31 май көнне шушы бүләк проектор белән биредә яшеучеләр  өчен кино күрсәтелде. Алар бик көнәгать булып калдылар.  Ә хәзер үзебездә  бөтен машкинләкләр булды,  без куптәннән хыяллана идек диләр алар.

Бирәде яшәүчеләр тирәк рәхмәт хисләрек үзлерә өчен кайрыткан директор И. Бариечка рәхмәт хисләрен белдерделәр.

2018 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан Россия көненә багышланган балалар өчен профилактик учетта торучы һәм КБН булып торган алучылар соц хезмәтләр. 

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- тасмалар таратылды.

Тэги: СЯУ

Россия - минем Ватаным

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көнне күп кенә тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, аларда төрле яшьтәге һәм милләт вәкилләре катнаша.  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе карамагындагы балалар да читтә калмады. 2019 елның 11 июнендә үзәкнең актлар залында, үз иленә мәхәббәт һәм горурлык, үз халкының гореф-гадәтләренә һәм символларына хөрмәт тәрбияләү максаты белән, әлеге вакыйгага багышланган чарага малайлар һәм кызлар җыелды, анда балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, символикасы белән таныштылар. Бәйрәмдә 28 реабилитант һәм 8 ата-ана катнашты. Ватаныбызның бөеклеге һәм матурлыгы турында сөйләүче видеороликлар карадылар. Реабилитантлар өчен флажоклар рәсеме төшерелгән аппликация ясау буенча мастер– класс үткәрелде.          

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International