“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Русия көненә багышланган бәйрәм концерты

2019 елның 11 июне, сишәмбе

 

Я Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “ Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективының Россия көненә багышланган концерты булды.

Чараның максаты: бәйрәм атмосферасы, патриотик хисләр: Ватанга хөрмәт, мәхәббәт һәм тугрылык өчен шартлар тудыру иде.

Концерт программасын сәнгать җитәкчесе һәм алып баручы Рөстәм Фәттахов социаль хезмәт алучыларны мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлады. Бу көннең милли бердәмлек, тынычлык, гражданнарның үзара аңлашу, күпмилләтле Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булуын теләде.

Шәһәребезнең популяр артистлары: Илсөяр Зарипова, Федор Кузнецов, Марсилия, Инсаф Хәмидуллин тамашачыларга якын булган Русия, Ватан, туган як турында иң матур номерларын башкардылар. Артистларның һәр чыгышын тамашачылар җылы һәм көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Милли көйләр яңгырагач, социаль хезмәтләр алучылар хәтта биергә дә керештеләр.

Социаль хезмәт алучылар артистларга рәхмәт сүзләре һәм ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар теләделәр. Чара ахырында алар кунаклардан, 12 июнь көнне “Россия – безнең илһам!” дип аталган концертка чакыру алдылар.

 Чарада  32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International